- йөгән
- 1. Җигеп, атланып йөрү өчен ат башына кидерә торган, гадәттә каештан ясалган авызлыклы, тезгенле җайланма 2. күч. Нәр. б. эшләргә мөмкинлек бирмичә, ирексезләп, тоткарлап тора торган сәбәп, хәл. ЙӨГӘН КҮЗЛЕГЕ – Ат як-якка каранып бармасын өчен йөгәнгә беркетелгән күз каплавыч; йөгән капламасы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.